Бәгырем (беренче вариант)

Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп.
Былбыл булып, гөлгә кунып, бәгырем,
Сөйләшсәң иде күреп.

Сандугачым, әйт үземә,
Кайсы талга кунасың?
Күзем йомсам, күз алдымда, бәгырем,
Торган кебек буласың.

Тәрәзәмдә сандугач,
Уйнап китә сайрагач.
Җырлау түгел, еларсың да, бәгырем,
Өзелеп-өзелеп сагынгач.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »