Йөрәгемдә яңгыр

Категория: көе һәм сүзләре

Яшьләремне түгеп сиңа хатлар язам,
Минем белән бергә табигать тә җылый.
Кошларым сайрамый,
Чәчәкләрем атмый,
Янымда булмагач, кояшым җылытмый.
Кошларым сайрамый,
Чәчәкләрем атмый,
Янымда булмагач ярамый.

Төнге айга карыйм,
Йолдызларны саныйм.
Бергә булган кичләремне онта алмыйм.
Искә төшерәмен
Синең сүзләреңне,
Яшьләр тулып каплый минем күзләремне.
Искә төшерәмен
Синең сүзләреңне,
Яшьләр тулып каплый күземне .

Тәрәзәгә карыйм:
Моңсу яңгыр ява.
Төнге яңгыр минем тәрәзәмә кага.
Кайларда йөрисең,
Кемнәрне сөясең?
Безнең мәхәббәтне утта яндырдын син.
Кайларда йөрисең,
Кемнәрне сөясең?
Безнең мәхәббәтне яндырдын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »