Кайтып киләм туган якка

Кайтып киләм туган якка,
Юллар артта калалар.
Күңелләрем дулкынлана,
Якынайгач аралар.

Сулга карыйм мин — киң кырлар,
Уңга карыйм — урманнар.
Йөрәккәем ешрак тибә,
Якынайгач аралар.

Туган авылым сагышланган,
Тынып калган инешләр.
Башын иеп, ямансулып
Көтеп тора миләшләр.

Сулга карыйм мин — киң кырлар,
Уңга карыйм — урманнар.
Йөрәккәем ешрак тибә,
Якынайгач аралар.

Ишек ачып каршы ала
Өй түрендә әтием.
Чәй тутырып, ясап куйган
Өй әчендә әнием.

Сулга карыйм мин — киң кырлар,
Уңга карыйм — урманнар.
Йөрәккәем ешрак тибә,
Якынайгач аралар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »