Ярату (бишенче вариант)

Мин берни дә аңламадым,
Өнемме син төшемме?
Вакытлыча аерылышкан
Бүленмәс өлешемме?

Әллә кайдан килеп чыктың,
Эзләмәгән дә идем.
Бер елмаеп карау җитте,
"Минеке булсын", — дидем.

Чишмәгә суга барганда
Өч күпер үтәсе бар.
Без бәхетле булгач кына,
Ник тиз ата бу таңнар?

Әллә кайдан килеп чыктың,
Эзләмәгән дә идем.
Бер елмаеп карау җитте,
"Минеке булсын", — дидем.

Син очрадың зур юлымда,
Көтеп алган өлешем.
Синсез бер көн яши алмыйм,
Алтыным бул, көмешем.

Әллә кайдан килеп чыктың,
Эзләмәгән дә идем.
Бер елмаеп карау җитте,
"Минеке булсын", — дидем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »