Үпкәләдем

Категория: көе һәм сүзләре

Тып-тын Идел өсләре,
Шундый матур кичләре.
Көймәдә үзем генә,
Үпкәләдем әз генә.
Дулкын кага көймәмне,
Сизмәдем син килгәнне.
Ал җиләкләр кулыңда,
Елмаеп суздың миңа.

Җиләкләрнең кызыллары,
Аллары тәмле микән?
Ялындырыйм, алмыйм әле,
Үпкәләмәссең микән?

Болында ал чәчәкләр,
Уйнаклый күбәләкләр.
Мин йөрим алан буйлап,
Сиңа җыям җиләкләр.
Үпкәләдең син миңа,
Ялындырдым аз гына.
Ал җиләкләр кулыңда,
Елмаеп суздың миңа.

Җиләкләрнең кызыллары,
Аллары тәмле микән?
Ялындырыйм, алмыйм әле,
Үпкәләмәссең микән?

Таңнар әле атмаган,
Аланга чык ятмаган.
Атладың минем арттан,
Яланаяк сукмактан.
Аяк тайды чак кына,
Тотып алдың сак кына.
Ал җиләкләр кулымда,
Елмаеп суздым сиңа.

Җиләкләрнең кызыллары,
Аллары тәмле микән?
Үпкәләгәнсең икән,
Ялындырма син, иркәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »