Үчти-үчти

Бакча гөле микән бу?
Таң былбылы микән бу?
Бер елмайса,көн җылына,
Кояш нуры микән бу?

"Үчти-үчти" дигәнгә,
Үчтекиләп сөйгәнгә.
Кояш үзе таң каладыр
Минем кызым көлгәндә.

Алма булмый ал булмас,
Хөрмә булмый бал булмас.
Шушыннан да матурлары
Илдә тиңдәш табылмас.

"Үчти-үчти" дигәнгә,
Үчтекиләп сөйгәнгә.
Кояш үзе таң каладыр
Минем кызым көлгәндә.

Эрбетемнең чикләвеге,
Өрегемнең җимеше.
Бу өстергән үз илемдә —
Бүләгемдер бу кеше.

"Үчти-үчти" дигәнгә,
Үчтекиләп сөйгәнгә.
Кояш үзе таң каладыр
Минем кызым көлгәндә.

Алыштырмам унга да,
Алыштырмам сулга да.
Шушыннан да матурлары
Булмас инде дөньяда.

"Үчти-үчти" дигәнгә,
Үчтекиләп сөйгәнгә.
Кояш үзе таң каладыр
Минем кызым көлгәндә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »