Җизнәкәй

Кыз:  Тәрәзәдән нигә бактың, җизнәкәй?
Егет: Яшь йөрәккә ут яктың, балдызым-ялгызым.

Кыз:  Бу бармагың ник кәкере, җизнәкәй?
Егет: Алтын балдак кигәнгә, балдызым-ялгызым.

Кыз:  Бу йөзләрең ник саргайган, җизнәкәй?
Егет: Сине өзелеп сөйгәнгә, балдызым-ялгызым.

Кыз:  Мич башына ник мендең җизнәкәй?
Егет: Караватың дип белдем, балдызым-ялгызым.

Кыз:  Балдызыңны нигә үптең, җизнәкәй?
Егет: Җәмәгатем дип белдем, балдызым-ялгызым,

Кыз:  Балдыз сөю язык, диләр, җизнәкәй,
Егет: Язык казык башында, балдызым-ялгызым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (13 голосов)
« »