Кызыл Калфак җыры

/Роберт Миңнуллин тәрҗемәсе/

Әгәр дә бик-бик-бик озак,
Әгәр озак сукмак буйлап,
Әгәр озак юллар буйлап
Барсам,йөрсәм,йөгерсәм,
Ул чагында мин,мөгаен,
Ул чагында мин,тәгаен,
Әйе,әйе,мин,тәгаен,
Африкага җитәрмен!
Ә Африкада менә мондый киң елгалар!
Ә Африкада менә мондый зур кыялар!
Ә крокодиллар,бегемотлар!
Ә юлбарыслар,кашалотлар!
Һәм ямь-яшел попугай!

Мин әгәр дә,мин әгәр дә
Сукмак буйлап барган чакта,
Юллар буйлап барган чакта
Очратсам мин берәрсен.
Ул чагында мин аларга,
Хәтта җәнлек,кош-кортларга,
Юк, онытмамын мин,мин,мин:
"Исәнмесез!" — диярмен.
Эх,саумысез,менә мондый киң елгалар!
Эх,саумысез,менә мондый зур кыялар!
Ах, крокодиллар,бегемотлар!
Ах, юлбарыслар,кашалотлар!
Ах, ямь-яшел попугай!

Син әгәр дә,син әгәр дә,
Син әгәр дә ялкау икән,
Син әгәр дә куркак икән,
Чыкма бүтән өеңнән:
Кирәкми сиңа таулар да,
Утраулар да,атаулар да,
Ерганак та,яр да — бар да,
Сакла да ят үзеңне!
Нигә сиңа менә мондый киң елгалар!
Нигә сиңа менә мондый зур кыялар!
Һәм крокодиллар,бегемотлар!
Һәм юлбарыслар,кашалотлар!
Һәм ямь-яшел попугай!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »