Крокодил Гена җыры

/Роберт Миңнуллин тәрҗемәсе/

Теләгәч йөрсеннәр лә,
Суга да керсеннәр лә,
Бу яңгыр туктамас микәнни?
Аңламый шул беркем дә
Шушындый ямьсез көндә
Минем ник болай шат икәнне.

Гармун уйныйм мин урамда,
Кем шулай уйный белә?!
Ләкин менә
Туган көннәр
Елга бер генә.

Тылсымчы килер,беләм,
Зәңгәр вертолёт белән
Һәм күрсәтер түләүсез кино.
Минем яныма туктап ,
Туган көн белән котлап,
Бүләк итәр биш йөз эскимо.

Гармун уйныйм мин урамда,
Кем шулай уйный белә?!
Ләкин менә
Туган көннәр
Елга бер генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »