Туган туфрак җылысы

Категория: көе һәм сүзләре

Мин сагынып кочагыңда,
И газиз туган җирем!
Читләрдә нык юксыналар
Сөйгәннәр сине илем!

Соңгы өмет куеныңда
Ятарга тели күпләр.
Туфрагыңны юрган итеп
Яктырткыч ясап күктән.

Ләззәт татып яшәсәң дә,
Син бит барыбер читтә.
Туган якның каеннары
Керәдер һаман төшкә.

Соңгы өмет куеныңда
Ятарга тели күпләр.
Туфрагыңны юрган итеп
Яктырткыч ясап күктән.

Сулар сулышың беткәнче
Өйгә кайтуны кара.
Туган туфракка кайтырга
Бир Ходам теләк, чара…

Соңгы өмет куеныңда
Ятарга тели күпләр.
Туфрагыңны юрган итеп
Яктырткыч ясап күктән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »