Көтәм вакыт җавабын

Категория: көе һәм сүзләре

Көтелмәгән җирдән кинәт
Бер чибәрне яраттым.
Тыелган булса да җимеш,
Бер күрергә җан аттым.

Нигә кире истегез сез,
Яшьлегемнең җилләре?
Кабат яшьнәтер өченме
Сөю хисе гөлләрен?

Элек туйдырган булса да,
Хәзер төнне яратам.
Күктә янган йолдызларга
Хәләтемне аңлатам.

Нигә кире истегез сез,
Яшьлегемнең җилләре?
Кабат яшьнәтер өченме
Сөю хисе гөлләрен?

Вакыт кына хуҗа хәзер
Минем шашкан хисләргә.
Күпмедер гомер санагач,
Җавап бирер — нишләргә.

Нигә кире истегез сез,
Яшьлегемнең җилләре?
Кабат яшьнәтер өченме
Сөю хисе гөлләрен?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »