Добавлено rusyazykly в ПТ, 19/05/2023 - 09:08
Син минеке булмаганга гына,
Яратмаска сине хакым юк…
Артларыңнан йөгереп барырга
Юллар бикле,очар атым юк.
Бергә узган татлы мизгелләрнең
hәр минутын, жаным, сагынам.
Мәшәкаттә сүрелсә дә сөю,
Сине күргәч, тагын кабынам.
Гомерләрнең синсез узганына
Кемнәр генә икән гаепле?
Язмышларның язган дәфтәренә
Нигә куйдык ялгыш хәрефне?
Бергә узган татлы мизгелләрнең
hәр минутын, жаным, сагынам.
Мәшәкаттә сүрелсә дә сөю,
Сине күргәч, тагын кабынам.