Добавлено rusyazykly в ПТ, 19/05/2023 - 09:27
Бәхетле пар идегез сез,
Дусларга көнләшерлек.
Бәхетегез мизгелләрен
Безгә дә өлешерлек.
Янәшә дә без булсак та,
Яши әнкәй моң-зарлап.
Язмаган шул тәкъдиренә
Гомер итәргә парлап.
Балалары ятим калды,
Тол калды әниебез.
Яшьли китте шул дөньядан
Сөекле әтиебез.
Янәшә дә без булсак та,
Яши әнкәй моң-зарлап.
Язмаган шул тәкъдиренә
Гомер итәргә парлап.
Ялгыз гомер кичә әни,
Әтием хакын хаклап,
Тол хатыннар дәрәҗәсең
Үз язмышында аклап.
Янәшә дә без булсак та,
Яши әнкәй моң-зарлап.
Язмаган шул тәкъдиренә
Гомер итәргә парлап.