Ышансаң әгәр дә
Чын күңелең белән,
Аңлар идең минем җанымны.
Ышансаң әгәр дә,
Шатлык артыр иде,
Нурлар идең һәрбер таңымны.
Ышансаң әгәр дә,
Ышансаң әгәр дә,
Сиңа үзем ышанган кадәр;
Ышансаң әгәр дә,
Ышансаң әгәр дә,
Бәхетем елмаеп нур сибәр.
Төнге күк йөзендә
Сөенерләр иде
Йолдызлар еракта, еракта.
Минем йөрәгем дә
Дулкынланмас иде,
Ышансаң син әгәр чынлап та.
Ышансаң әгәр дә,
Ышансаң әгәр дә,
Сиңа үзем ышанган кадәр;
Ышансаң әгәр дә,
Ышансаң әгәр дә,
Бәхетем елмаеп нур сибәр.
Ышансаң әгәр дә,
Без икәүләп, иркәм,
Бәхетле булырбыз дөньяда.
Ышансаң әгәр дә,
Без йөзәрбез әле
"Бәхет иле" дигән дәрьяда.
Ышансаң әгәр дә,
Ышансаң әгәр дә,
Сиңа үзем ышанган кадәр;
Ышансаң әгәр дә,
Ышансаң әгәр дә,
Бәхетем елмаеп нур сибәр.