Һәркемнең дә хакы бар

Категория: көе сүзләре

Кинәт булган салкыннардан
Башын игән каеннар…
Саклап шундый язмышлардан
Урап үтсен кайгылар.

Яшәсен тик шатлыкларда
Безнең барлык якыннар.
Җирдә яхшы тормышларга
Һәркемнең дә хакы бар.

Бәби көткән һәр гаиләнең
Өметләре аклансын.
Ата-ана бәхетеннән
Өй эчләре нурлансын.

Яшәсен тик шатлыкларда
Безнең барлык якыннар.
Җирдә яхшы тормышларга
Һәркемнең дә хакы бар.

Балалар да, якыннар да
Сау-сәламәт булсыннар.
Исәнлектә булудан да
Олы бәхет ниләр бар?

Яшәсен тик шатлыкларда
Безнең барлык якыннар.
Җирдә яхшы тормышларга
Һәркемнең дә хакы бар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »