Язмышка ни язган

Категория: көе сүзләре

Һәр кеше дөньяда
Бәхеткә омтыла,
"Табармын әле", — дип ышана.
Булса да кайвакыт
Бик кыен мизгелләр,
Өметләр барыбер яхшыда.

Язмышка ни язган,
Белми шул берәү дә,
Ни булыр алдагы елларда.
Ышаныч өметләр
Гомерлек булсыннар
Бәхеткә юнәлгән юлларда.

Кем юлдаш яныңда
Тормышың юлында?
Ул синең хисләргә лаекмы?
Югалмый мәхәббәт,
Ышанса йөрәкләр
Сайланган гомерлек ярына.

Язмышка ни язган,
Белми шул берәү дә,
Ни булыр алдагы елларда.
Ышаныч өметләр
Гомерлек булсыннар
Бәхеткә юнәлгән юлларда.

Ялгызың булсаң да,
Кайгыда югалма —
Йөрәк — ул өметкә таяна!
Ышан син һәрвакыт,
Алдагы көннәрең
Китерер бәхетең алдына.

Язмышка ни язган,
Белми шул берәү дә,
Ни булыр алдагы елларда.
Ышаныч өметләр
Гомерлек булсыннар
Бәхеткә юнәлгән юлларда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »