Пар канатлар көчле

Категория: көе сүзләре

Һавалардан кошлар очып үтте,
Эзлеклелек белән тезелеп.
Сүнмәс өмет белән күңел көтә,
Ул һаман да көтә өзелеп.

Очар кошлар бергәләшеп оча,
Парлы-парлы алар, күрәмсең?
Оча-оча болытларны коча,
Пар канатлар көчле, беләмсең?

Кошлар сиңа хәбәр биреп үтәр:
"Ул һаман да сине көтә!"-дип.
Йөрәгеңә, бәлки, барып җитәр?
Синсез генә гомер үтә бит.

Очар кошлар бергәләшеп оча,
Парлы-парлы алар, күрәмсең?
Ник без һаман бергә түгел икән?
Пар канатлар көчле, беләмсең?

Күпме язлар, күпме көзләр үтте,
Күпме кошлар үтте тезелеп.
Бүген алар тагын әйтеп үтте:
"Көт син аны, көт син, түз!"-диеп.

Очар кошлар бергәләшеп оча,
Парлы-парлы алар, күрәмсең?
Пар канатлар бәхетлерәк була;
Пар канатлар көчле, беләмсең?
Очар кошлар бергәләшеп оча,
Парлы-парлы алар, күрәмсең?
Ник без һаман бергә түгел икән,
Без дә бергә булыйкчы, иш(е)тәмсең?
Оча-оча болытларны коча…
Мин барыбер көтәм, иш(е)тәмсең?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »