Изге хисләр

Категория: көе сүзләре

Яратам мин бу дөньяны,
Янса да йөрәк дөрләп.
Эзләмим дә тынгылыкны,
Җанга бит яну кирәк.

Изге хисләр белән генә
Яна белсен hәр йөрәк.
Бары тик шатлык өләшеп
Яшәве күңеллерәк.

Бу дөньяда чын дусларны
Сайласаң иде сизеп.
Яшәсен иде алар да
Изге хисләрне белеп.

Изге хисләр белән генә
Яна белсен hәр йөрәк.
Бары тик шатлык өләшеп
Яшәве күңеллерәк.

Сиздермимен кайгыларны,
Яшимен үзем түзеп.
Кичәрэмен сагышларны,
Моң дәрьяларын гизеп.

Изге хисләр белән генә
Яна белсен hәр йөрәк.
Бары тик шатлык өләшеп
Яшәве күңеллерәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »