Тоташ моң

Категория: көе сүзләре

Килмә әле минем яннарыма?
Бүген, никтер, елый бу җаным.
Үпкәләмә, калыйм ялгыз гына,
Бу хәлемне күрмә син, җаным?

Тоташ бер моң белән
Йөрәк тотылганмы?
Тирән уйлар килә башыма.
Яңгырларга куш(ы)лып
Елый бүген җаным,
Яңгырлармы миңа кушыла?

Рәхмәт кенә әйтәм яңгырларга,
Йөрәгемне алар аңлады.
Сердәш булып моңлы уйларыма,
Минем белән бергә елады.

Тоташ бер моң белән
Йөрәк тотылганмы?
Тирән уйлар килә башыма.
Яңгырларга куш(ы)лып
Елый бүген җаным,
Яңгырлармы миңа кушыла?

Син дә, иркәм, килдең яннарыма,
"Кирәк түгел,— дидең,— елама?
Сине шулай күрү кыен миңа,
Авыр уйлар, зинһар уйлама?"

Тоташ бер моң белән
Йөрәк тотылганмы?
Тирән уйлар килә башыма.
Яңгырларга куш(ы)лып
Елый бүген җаным,
Яңгырлармы миңа кушыла?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »