Оныт узганнарны

Категория: көе сүзләре

Мәхәббәт дип йөргән хисләреңнең
Ялгышларын йөрмә син санап;
Адаштырган язмыш җилләреннән
Үткәннәргә кайтыр юл сорап.

Оныт әле, оныт узганнарны,
Аларга бит кайтыр юл ябык.
Син яңадан башла тормышыңны,
Киләчәккә барыр көч табып.

Кайгырасың түгеп яшьләреңне:
"Мин бәхетсез",-диеп, зар елап.
Каршыла син килер көннәреңне,
Гомереңә бәхетләр юрап.

Оныт әле, оныт узганнарны,
Аларга бит кайтыр юл ябык.
Син яңадан башла тормышыңны,
Киләчәккә барыр көч табып.

Ялгышлары безнең гомерләрнең
Алгы көнгә була ул сабак.
Тик ваз кичмә бары мәхәббәттән,
Адашсаң да тагын син кабат.

Оныт әле, оныт узганнарны,
Аларга бит кайтыр юл ябык.
Син яңадан башла тормышыңны,
Киләчәккә барыр көч табып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »