Тылсымлы теләк

Категория: көе сүзләре

Ничә мәртәбә укыдым
Истәлекле дәфтәрне;
Бәхет теләп киләчәккә
Дуслар язган сүзләрне.

"Бәхетле бул! Бәхетле бул!" —
Кабатлый минем йөрәк.
"Бәхетле бул! Бәхетле бул!" —
Иң зур тылсымлы теләк.

"Тормышыңда барысы да
Яхшы булсын!" — дигәнсез, —
Иң зур теләк, бу дөньяда
Бәхетле бул!" — дигәнсез.

"Бәхетле бул! Бәхетле бул!" —
Кабатлый минем йөрәк.
"Бәхетле бул! Бәхетле бул!" —
Иң зур тылсымлы теләк.

Йөртәмен күңел түрендә
Дусларның шул теләген.
Дөньяда һәрбер кешегә
Бәхет тели йөрәгем.

"Бәхетле бул! Бәхетле бул!" —
Кабатлый минем йөрәк.
"Бәхетле бул! Бәхетле бул!" —
Иң зур тылсымлы теләк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »