Добавлено rusyazykly в ПТ, 19/05/2023 - 10:27
Тәүлекләрдә көн булмаса,
Белмәс идек яктыны;
Кара төскә капма— каршы
Димәс идек аклыкны…
Авыр көннәрен үткәннең
Шатлыкта да искә алаек;
Кадерләрен тапкан бәхетнең
Шулар аша ныграк аңлаек.
Авырлыклар кичермәгән
Кадерлиме бәхетне?..
Борчылулар артта калгач
Шатлыклары нихәтле!..
Авыр көннәрен үткәннең
Шатлыкта да искә алаек;
Кадерләрен тапкан бәхетнең
Шулар аша ныграк аңлаек.
Якын кешең аңламаса
Ул! — дип типкән йөрәкне,
Кайчан да бер аңлар, — диеп
Ялгышулар кирәкме?!.
Авыр көннәрен үткәннең
Шатлыкта да искә алаек;
Кадерләрен тапкан бәхетнең
Шулар аша ныграк аңлаек.