Шатланыйк

Категория: көе сүзләре

Үткән еллар, искә төшкән саен,
Кузгалтмасын йөрәк ярасын.
Гафу итә белә көчле йөрәк,
Беркемгә дә гаеп такмасын.

Шатланыйк алсу таңнарга,
Йолдызларны күреп сокланыйк.
Яхшылык булсын җаннарда,
Ялгышлардан, зинhар, сакланыйк.

Морадына җитә түзә белгән,
Берәүгә дә үпкә калмасын;
Ә язмышлар, вакытыннан алда,
Маңгайларга эзләр салмасын.

Шатланыйк алсу таңнарга,
Йолдызларны күреп сокланыйк.
Яхшылык булсын җаннарда,
Ялгышлардан, зинhар, сакланыйк.

Дуслар безне җылы караш белән
Ачык йөзе белән зурласын;
Ә шатлыклар, тормышка ямь өстәп,
Бусагадан түргә атласын!

Шатланыйк алсу таңнарга,
Йолдызларны күреп сокланыйк.
Яхшылык булсын җаннарда,
Ялгышлардан, зинhар, сакланыйк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »