Гомер үтә (өченче вариант)

Гомер үтә, нигә үтә,
Еллар арты ел йомгагын сүтә-сүтә?
Мут яшьлеккә, ут яшьлеккә
Сиздермичә хәлсез картлык килеп җитә…

Яшәп калыйк, янып калыйк
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Айлар түгел, еллар түгел,
Гомер юлын бары матур эшләр бизи.
Алмас-салмас йөрәкләргә
Җимеш булып килеп керер гомер көзе.

Яшәп калыйк, янып калыйк
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Гомер утә, нигә үтә,
Кешелекне уйга салып сәгать суга?
Яшәү ямен, тормыш гамен,
Саклар өчен син дә, мин дә җирдә туган.

Яшәп калыйк, янып калыйк
Бу тормшта игелекле эзләр салыйк.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Гомер үтә, гомер килә
Әнә җиргә яңа сабый аваз сала.
Хыялларны ашырырга
Бу дөньяда синең, минем дәвам кала.

Яшәп калыйк, янып калыйк
Бу тормшта игелекле эзләр салыйк.
Яшәп калыйк, янып калыйк,
Бу тормышта игелекле эзләр салыйк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »