Ялгыз ир.

Ялгыз ирнең хәлен кемнәр аңлар,
Кемнәр ярдәм итәлер икән?
Ялгыз тормышларның авырлыгын
Үлчи алыр бизмән бар микән?

Кушымта:
Ир атка елау килешми — диләр.
Шуңа түзәдер ул көннәрдә,
Тузеп, түзәр хәлләре беткәндә

Кайчак елыйдыр ул айлы төннәрдә
Үзе гаепледер әле— диеп,
Бер дә юкка гайбәт сатмагыз.
Бәхет аны ташлап киткән— диеп,
Беркайчан да читкә какмагыз.

Кушымта:
Ялгыз ирнең дә хыялы була,
Бәхет көтеп яши күңеле,
Ходай бирсен аңа насыйп парын,
Заяга үтмәсен гөмере.

Кушымта:

Ир атка елау килешми— диләр,
Шуңа түзәдер ул көннәрдә,
Түзеп, түзәр хәлләре беткәндә
Кайчак елыйдыр ул айлы төннәрдә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »