Без бит авыл кызлары (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Җәйге болыннарның яме,
Сандугачларның көйләре
Күчеп кереп калган
Безнең нечкә күңелгә.
Авылның рәхим-шәфкате,
Әти-әниләр рәхмәте
Озата барсыннар иде
Бөтен гомергә.

Әлегә бер көнебез дә
Бушка әрәм узмады.
Дәрәҗәләрне төшермик,
Без бит-авыл кызлары!

Язмыш кая ташласа да,
Юлларыбыз балкып кала.
Көлеп тора өйләребез,
Гөлгә уралган.
Тәмле-татлы сыйлар пешеп,
Табалардан тора төшеп.
Өяләнгән безнең куллар
Яшьтән сыналган.

Әлегә бер көнебез дә
Бушка әрәм узмады.
Дәрәҗәләрне төшермик,
Без бит-авыл кызлары!

Егетләрнең иң шәпләре
Иң акыллы, чибәрләре
Үзебезгә каратканбыз,
Ялгышмый йөрәк.
Байлык диеп җан атмадык,
Һаман гади булып калдык.
Булганына шөкер итеп,
Яшибез гөрләп.

Әлегә бер көнебез дә
Бушка әрәм узмады.
Дәрәҗәләрне төшермик,
Без бит-авыл кызлары!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »