Әнием иртә тора,
Безгә коймак пешерә.
Токмач кисә, аш куя —
Һәр эштә ул бик оста!
Әнием булдыра!
Һәр эштә ул бик оста!
Энием булдыра!
Һәр нәрсәгә ул оста!
Әнием көндез эштә,
Мәктәптә ул укыта.
Җыр-биюгә йөрәтә,
Һәр эштә ул бик оста!
Әнием булдыра!
Һәр эштә ул бик оста!
Энием булдыра!
Һәр нәрсәгә ул оста!
Әнием бик соң ята,
Бар дөньяны ялт итә!
Безгә әкият сөйли
hәм тәмле төшләр тели!
Әнием булдыра!
Һәр эштә ул бик оста!
Энием булдыра!
Һәр нәрсәгә ул оста!
Бу җыр Азалия Гомәрова, Ясминә Гайсина репертуарында бар
Добавлено rusyazykly в Пнд, 22/05/2023 - 15:27
«
»