Язгы кырау

Категория: көе сүзләре

Язгы кырау сукты мәхәббәтне,
Язгы кырау төште арабызга.
Сулар сиптек, утлы күмер бастык,
Каны саркып торган ярабызга.

Сер бирәсе килми, сер бирәсе.
Үзсүзле мин, син дә горурсың ла.
Ничә тапкыр, инде ничә тапкыр
Капкагызның килдем турысына.

Сизеп торам: син дә жан атасың,
Белеп торам: ай, үкенәсең лә.
Ә мин синнән хәбәр өмет итеп,
Кагылмыйм да капка келәсенә.

Сер бирәсе килми, сер бирәсе.
Үзсүзле мин, син дә горурсың ла.
Ничә тапкыр, инде ничә тапкыр
Капкагызның килдем турысына.

Таңга кадәр сине йокы алмый,
Китә алмыйм мин дә антым бозып.
Язгы кырау кайчан эреп бетәр,
Жәй айлары инде бара узып.

Сер бирәсе килми, сер бирәсе.
Үзсүзле мин, син дә горурсың ла.
Ничә тапкыр, инде ничә тапкыр
Капкагызның килдем турысына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »