Томаннарда калдың

Категория: көе һәм сүзләре

Томаннарда калдың басып,
Сагышларга мине салып.
Яшьлегебез калды томан сыман.
Томаннарда калган ярым.
Килерсең бер кебек тагын.
Көтәм сине, көтәм сине мин һаман!

Томаннарда калдың басып,
Наз ярлары чыкты ташып,
Каршыладым синсез җәйләремне.
Йөрәгемне утка салдың.
Томаннарда нигә калдың?
Белсәң иде, белсәң иде хәлләремне!

Томаннарда калдың басып,
Күз яшемнән булмый качып.
Йөрәккәем көтә сине һаман!
Томаннар таралган чакта
Килерсең бер кебек тагын,
Сине уйлап, көтеп һаман мин янам!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.6 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »