Гомер көзләре (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Гомер көзләрен көтәдер кем дә,
Ул килеп җитә, көттерми бер дә.
Бер ел яшәлгән төсле тоела,
Ә еллар үткән, тезелеп бергә.

Көзләргә дә кергәндә генә
Күңелдәгене сөйләр чак җитә.
Кире кайтмаска киткән гомерләр,
Хәтер эзләрен калдыра җирдә.

Бар кешегә дә тигез бирелми,
Тигез бүленми гомер юллары.
Барып җитмиләр картлык көннәргә
Япь — яшь кызлары һәм дә уллары.

Көзләргә дә кергәндә генә
Күңелдәгене сөйләр чак җитә.
Кире кайтмаска киткән гомерләр,
Хәтер эзләрен калдыра җирдә.

Гомер көзләрен бар да көтәбез,
Бәхетле картлык өмет итәбез.
Ходай кулында безнең киләчәк,
Язган булса ул, барып җитәрбез.

Көзләргә дә кергәндә генә
Күңелдәгене сөйләр чак җитә.
Кире кайтмаска киткән гомерләр,
Хәтер эзләрен калдыра җирдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »