Ялгызлыкка дучар булганнарга

Категория: көе һәм сүзләре

Ялгызлыкка дучар булганнарның
Бик еш кына белик хәлләрен.
Дуслар гына ярдәм итә ала,
Сөртала аккан күз яшьләрен.

Бик еш кына беликче хәлләрен,
Җиңеләйтеп йөрәк ярасын.
Белеп булмый дөнья кысаларын,
Нинди хәлдә үзебез каласын.

Җиңеләйтик без йөрәк ярасын,
Йолып алыйк авыр хисләрдән.
Дуслар булып калыйк авыр чакта,
Көтмәсен юаныч читләрдән.

Ялгызлыкка дучар булганнарның
Бик еш кына белик хәлләрен.
Авыр чаклар кемгә дә бер килә,
Сөртер кешең булыр яшьләрең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »