Газаплы мәхәббәтем

Беркөн шулай кичләр җиткәч,
Бик ямансу булганга,
Сине очратмаммы диеп
Йөрдем сезнең урамда.

Тәрәзәгезгә карадым,
Күрмәмме дип гәүдәңне.
Атылган йолдыз күргәндәй
Күреп калдым шәүләңне.

Шәүләңне генә күрсәм дә,
Бәхетле булдым бу кич.
Бәхет шулай буламыни?
Бу үземне алдау ич!

Үз-үземне алдый-алдый
Яшәү арытты инде.
Син мәңге минеке түгел,
Син бит аныкы инде.

Газаплы мәхәббәтем бу-
Сине сөеп йөрүем.
Мәхәббәт түгел бу —дөрләп
Янган утка керүем!

Тәрәзәгезгә карадым,
Күрмәмме дип гәүдәңне.
Атылган йолдыз күргәндәй
Күреп калдым шәүләңне.
Үз-үземне алдый-алдый
Яшәү арытты инде.
Син мәңге минеке түгел,
Син бит аныкы инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »