Умырзая (өченче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Калын юрганыннан башын төртә
Ап-ак таҗлы гади чәчкәләр.
Нәни генә кебек гәүдәләре,
Ә ерактан — олы күренәләр.

Умырзая! Язның саф билгесе!
Чакырасың язны килергә.
Әйтче, зинһар, алып килсен әле
Сәламәтлек, бәхет бирегә!

Яз чәчкәсе, туп-туң гына җирдән,
Шытып чыгалырдай көч таба.
Гомерләре бер мизгелгә сыйса,
Күркәмлеге озак саклана.

Умырзая! Язның саф билгесе!
Чакырасың язны килергә.
Әйтче, зинһар, алып килсен әле
Сәламәтлек, бәхет бирегә!

Аклыгын да, сафлыгын да җыйган
Бер үзенә гади ак чәчкә.
Матурлыкны, түзем, сабырлыкны
Урман тарафыннан ул чәчә.

Умырзая! Язның саф билгесе!
Чакырасың язны килергә.
Әйтче, зинһар, алып килсен әле
Сәламәтлек, бәхет бирегә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »