Бакчамдагы яшел яфраклар
Җилфер-җилфер килә җилләрдә.
Җәйләренең бик тиз үтүләрен
Ашыгалар җилгә сөйләргә.
Саргаймагыз әле, саргаймагыз,
Бакчамдагы яшел яфраклар.
Көзләр җитсә, тагын моңсуланам:
Бу гомерләр бик тиз узалар.
Көзләр җитәр, яшел яфраклар
Алтын төскә кабат манчылыр.
Шыбыр-шыбыр яуган яңгырларда
Яфрак яруларын сагыныр.
Коелмагыз әле, коелмагыз,
Бакчамдагы сары яфраклар!
Көзләр җитсә, сагышларга батам:
Яшь гомерләр бик тиз узалар.
Бакчамдагы моңсу агачлар
Яп-ялангач көе калдылар.
Яфраклары — тормыш бизәкләре
Сагышка аларны салдылар.
Ташламагыз әле, ташламагыз
Туган оягызны, яфраклар!
Көзләр җитсә, язларымны көтәм:
Сагышларым шулар басалар.