Әйтмә син авыр сүз

Категория: көе һәм сүзләре

Авыр сүздән кайчак
Күз яше түгелә.
Йөрәкләр сулкылдый,
Өметләр өзелә.

Әйтмә, түз, әйтмә син
Авыр сүз җаныма,
Теләсәң әгәр дә
Калырга янымда.

Күңелләр — пыяла,
Бик саксыз кыланма.
Бер авыр сүздән дә
Пыяла уала.

Әйтмә, түз, әйтмә син
Авыр сүз җаныма,
Теләсәң әгәр дә
Калырга янымда.

Әйтмә син, әйтмә, түз,
Әйтмә син авыр сүз.
Гомерләр — бер мизгел,
Кадерен белик без.

Әйтмә, түз, әйтмә син
Авыр сүз җаныма,
Теләсәң әгәр дә
Калырга янымда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »