Мин нинди, шулай ярат

Категория: көе һәм сүзләре

Мине яратасың икән,
Мин нинди, шулай ярат.
Үзгәртмә син берничек тә,
Кеше сүзенә карап.

Хыялыңдагы кешегә
Син мине әйләндермә.
Барыбер дә мин үзгәрмим,
Калам шулай гомергә.

Ярат мине, ярата алсаң,
Кимчелекләрем күрми.
Яратканнарның күзенә
Ул кимчелек күренми.

Үзгәртәсең килсә әгәр,
Үзең үзгәреп кара.
Үзгәрсәң, үзгәрмәсәң дә,
Ярату шулай кала.

Мин бит күрмим кимчелегең,
Ничек бар, шулай сөям.
Үзгәрсәм, үзгәрмәсәм дә,
Мин сиңа кирәк, беләм!

Хыялыңдагы кешегә
Син мине әйләндермә.
Барыбер дә мин үзгәрмим,
Калам шулай гомергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »