Әнием (өченче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Әнием!
Син бит миңа кояш кебек кирәк,
Синсез якты дөнья караңгы.
Син үстердең өф-өф итеп кенә,
Назлап кына һәрбер балаңны.

Көне-төне йокламаган чагың
Калды инде әллә кайларда.
Син өйрәткән акыл-киңәшләрең
Юлдаш булды авыр чакларда.

Әнием!
Минем өчен күпме ут йоттың син,
Үзең генә аны беләсең:
Балаң өчен кайнар суларга да,
Утларга да барып керәсең.

Рәхмәтлемен сиңа мәңгелеккә,
Иң кадерлем, әни, бергенәм!
Насыйп итсен Ходай исәнлегең
Бу дөньяны озак күрергә.

Әнием!
Канат асларыңда синең үскәч,
Җил-яңгырны мин бит күрмәдем.
Шул яңгырда чыланганнарыңны
Аңламадым үзем, белмәдем.

Картлык көннәреңдә терәк булып
Килә минем җирдә яшисем.
Озак яшә, әни, озак яшә!
Син — учагы туган нигезнең!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »