Очып-очып тышта ак кар ява,
Яшь колындай сикереп-уйнаклап.
Җиргә төшкәннәре эри тора,
Очканнары бии буранлап.
Хәйран калып, тамаша күзәтәм,
Тирә-ягым ап-ак кар гына.
Кәефемә аклык өстәлгәнгә,
Күңелемдә бүген яз гына.
Тынычлана һава. Хәл аладыр.
Биткә салкын җилкәй бәрелә.
Уңлы-суллы битне чәбәкли дә,
Кар-буранга кинәт әверелә.
Хәйран калып, тамаша күзәтәм,
Тирә-ягым ап-ак кар гына.
Кәефемә аклык өстәлгәнгә,
Күңелемдә бүген яз гына.
Кызып-кызып ап-ак карлар төшә,
Бияләйдәй хәтта зурлары.
Әйтерсең лә, бәйрәм менә бүген,
Бу карларның никах-туйлары!
Хәйран калып, тамаша күзәтәм,
Тирә-ягым ап-ак кар гына.
Кәефемә аклык өстәлгәнгә,
Күңелемдә бүген яз гына.