Добавлено cas382 в СБ, 27/05/2023 - 01:12
Балачак ул-мизгел генә,
Тиз генә үтеп китә.
Кай-арада, балалар да,
Үсепләр буйга җитә.
Балаларыгызны саклагыз!
Юкка ачуланмагыз.
Ишетегез, әти-әниләр,
Таш йөрәкле булмагыз!
Әти-әниле балачак,
Иң бәхетле мизгелләр.
Иркәләгез һәм назлагыз,
Алар мәңге түгелләр.
Балаларыгызны саклагыз!
Юкка ачуланмагыз.
Ишетегез, әти-әниләр,
Таш йөрәкле булмагыз!
Усал кешеләргә очрап,
Күз яшен түкмәсеннәр.
Сау-сәламәт булып кына,
Кеше булып үссеннәр.
Балаларыгызны саклагыз!
Юкка ачуланмагыз.
Ишетегез, әти-әниләр,
Таш йөрәкле булмагыз!