Хатын-кыз йөрәге!

Хатын-кыз ул, гаилә учагын,
Сүндермичә саклап тотучы.
Иргә — хатын, балаларга — әни,
Фәрештәдәй саклап торучы.

Хатын-кыз йөрәген, эретә алсаң,
Димәк, анда сиңа урын бар.
Аны тыңла, аңла, кадерен бел,
Һәр сүзенә ит син игътибар.

Газаплама юк-бар сәбәп табып,
Көнләшүне кертмә тормышка.
Кирәкмәгән гаеп эзләүләрең,
Әйләнмәсен сары сагышка.

Хатын-кыз йөрәген, эретә алсаң,
Димәк, анда сиңа урын бар.
Аны тыңла, аңла, кадерен бел,
Һәр сүзенә ит син игътибар.

Синең тормышыңда булган өчен,
Рәхмәтле бул,бары рәхмәтле.
Бер-береңне аңлап гомер итү,
Бу дөньяда шунсы кыйммәтле.

Хатын-кыз йөрәген, эретә алсаң,
Димәк, анда сиңа урын бар.
Аны тыңла, аңла, кадерен бел,
Һәр сүзенә ит син игътибар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »