Выпускной

Категория: көе һәм сүзләре

Зур хыяллар синең күзләреңдә,
Һәм мин күрәм учак күкрәгеңдә.
Киләчәгең якты, мин ышанам.
Синең кулда барысы, дөнья ышана.
Тик онытма син мәктәп елларын,
Укытучың, иң якын дусларың.
Бу мизгелләр бүтән кабатланмас,
Бу мизгелләр бүтән кабатланмас.

На-на-на-на-най…
Сау бул, мәктәп…
На-на-на-на-най..
Выпускной…

Күңел бүген никтер дулкынлана,
Мин ясыйм адым киләчәккә.
Нигә бүген безнең күңел, күңел тула?
Соңгы кыңгырау чыңлый, мин карыйм күккә.
Күпме хисләр янды, күпме дәрес үтелде,
Беренче мәхәббәт йөрәктә калды.
Мин рәхмәтле һәркемгә, шушы сукмаклардан
Бергә атлап, бергә көеп яшәгәнгә.
Әлегә мин белмим, кая борыр язмыш,
Барысы да яңа баштан, яңа тормыш
Артка китүләр юк, бары алга.
Соңгы дәрес, соңгы бию, күздән яшь тама…

На-на-на-на-най…
Сау бул, мәктәп…
На-на-на-на-най..
Выпускной…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »