Машинист

Шәһәр белән шәһәрләрне
Тоташтыра машинист.
Шатлык белән җырлап узсаң,
Ерак юллар якын ич!

Әй, машинист, әй, машинист!
Булсын имин юл гына.
Ходай бирсен бәхетле юл
Тырыш ,уңган улына.

Озын юллар бик серле ул-
Юлларда табышалар.
Бер-берсен өзелеп көткән
Ярлар да кавышалар.

Әй,машинист! Поездыңда
Бәхет йөртәсең кебек!
Каршылыйсың син меңнәрне
Туганыңдай үз күреп.

Урман-сулар сәлам биреп
Озата сине ерак.
Идел,күперләр кичәсең
Дәртле җырларың җырлап.

Әй, машинист, әй, машинист!
Булсын имин юл гына.
Ходай бирсен бәхетле юл
Тырыш ,уңган улына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (4 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »