Ялгыз калып,кичен утырганда,
Уйларыма кереп югалам.
Хыялланып рәсем дулкынына,
Илһам алып,очып юл алам.
кушымта
Үзем очам галәм киңлегенә,
Кояш белән булам янәшә.
Чәчләремне бизәп алтын төскә,
Йомшак җилләр нидер эндәшә.
Сихри каләмемне алып кулга,
Төрле төскә кертеп хыялны.
Үзгәртәмен дөнья киңлекләрен,
Чәчәкләргә күмәм аланны.
кушымта
Үзем очам галәм киңлегенә,
Кояш белән булам янәшә.
Чәчләремне бизәп алтын төскә,
Йомшак җилләр нидер эндәшә.
Зәңгәр дулкын булып күтәрелә,
Ак болытлар булып йөзәләр.
Алар гына минем йөрәгемдә,
Кайнар учак барын сизәләр.
кушымта
Сихри каләмемне алып кулга,
Төрле төскә кертеп хыялны.
Үзгәртәмен дөнья киңлекләрен,
Чәчәкләргә күмәм аланны.
кушымта
Мин әле дә хыялланып яшим,
Илһам алып күңелләремә.
Хисләремне,моңлы көйләремне
Мин кертәмен шигырьләремә
Үзем очам галәм киңлегенә,
Кояш белән булам янәшә.
Чәчләремне бизәп алтын төскә,
Йомшак җилләр нидер эндәшә.