Ак кораб (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Биек тауның башларында очып йөри күбәләк,
Интернет та Wi-Fi булса бар дөньябыз түгәрәк.
Кәкре каен кәүсәсендә тук-тук килә тукыран,
Бармакларны кәкрәйтәм, WhatsApp-чик утырам.

Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап.
Уза инде яшь гомерләр
Телефоннарга карап.

Безнең урам уртасында үсеп утыра каен.
Үксеп-үксеп ник елыйсың, өзелдеме WiFi-ың?
Татарча: кая барасың? Урысча: куда пойдёшь?
Өйдә Интернет югалса, — пожалуй, с ума сойдёшь.

Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап.
Уза инде яшь гомерләр
Телефоннарга карап.

Әнә килә автомобиль, ишеге мазут кына.
Күрешкәч тә сөйләшербез SMS язып кына.
Агыйделнең аръягында Сания апа сөт сата.
Бишектәге балалар да телефон тотып ята.

Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап.
Уза инде яшь гомерләр
Телефоннарга карап.

Агыйделдән агып килә ике кисәк колбаса.
Көннәр буе нишләр идек, телефоннар булмаса?
Иртән торып тышка чыксам — сандугачлар сайраша.
Бер минутка кергән идем, — көнем узды WhatsApp-та.

Агыйделдә ак кораб,
Утырдым алга карап.
Уза инде яшь гомерләр
Телефоннарга карап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »