Бу язларны мин кичермәм

Категория: көе сүзләре

Хәлләрең ничек? Сәлам, сәлам…
Сер бирмисең син дә, беләм.
Горур атлап узып китәм,
Сират күперләрен үтәм.

Ә урамда яз исергән
Шомыртларның хуш исеннән.
Язмышларны бәйләмәсә
Бу язларны мин кичермәм.

Хәлләрең ничек? Сәлам, сәлам…
Эчтән елыйм, тыштан көләм.
Язны көтеп-көтеп арам,
Тагын ялгыз кереп барам.

Ә урамда яз исергән
Шомыртларның хуш исеннән.
Язмышларны бәйләмәсә
Бу язларны мин кичермәм.

Бәхетлеләр пар-пар йөри,
Безнең бәгырь утта көйри.
Бер сүздән дә җаннар эри,
Күңел уртак бәхет тели.

Ә урамда яз исергән
Шомыртларның хуш исеннән.
Язмышларны бәйләмәсә
Бу язларны мин кичермәм.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »