Син онытма (икенче вариант)

Син онытма, мине һич онытма,
Күңелеңнән алып ташлама.
Мин бит синең янәшәңдә генә.
Язмыш җилләренә ташлама.

Кышларымда мине онытма син,
Кар бөртеге булып туңармын.
Күбәләктәй очып йөрермен дә
Керфегеңә килеп кунармын.

Йөрәгеңнән алып ташлый күрмә,
Көзләреңдә кайтып җитәрмен.
Моңсу яңгыр булып елый-елый
Тәрәзәңә килеп чиртәрмен.

Кышларымда мине онытма син,
Кар бөртеге булып туңармын.
Күбәләктәй очып йөрермен дә
Керфегеңә килеп кунармын.

Син онытма, мин бит синең белән
Язлар булып керәм җаныңа.
Бер кайчан да мине онытма син,
Мин бит, җаным, синең яныңда.

Кышларымда мине онытма син,
Кар бөртеге булып туңармын.
Күбәләктәй очып йөрермен дә
Керфегеңә килеп кунармын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »