Добавлено rusyazykly в СР, 31/05/2023 - 16:22
Көзнең көләч бер көнендә
Пәрәвезгә уралып,
Җиләк-җимеш бакчабызда
Йөрим уйлар уйланып.
Минем көзге җимешем син,
Сары алмам, алтыным;
Хәзинәмнең иң олысы,
Өмет итмим артыгын.
Исемеңне кушкан идем
Алмагачның берсенә —
Алмалары алтын-сары
Төскә кергән, күрсәнә!
Бердәнберем, җимешем син,
Сары алмам, алтыным;
Хәзинәмнең иң олысы,
Өмет итмим артыгын.
Кышлар җитеп, көмеш белән
Күмелсә дә җир өсте;
Өстәлемне һәрчак бизәр
Алманың алтын төсе.
Бердәнберем, җимешем син,
Сары алмам, алтыным;
Хәзинәмнең иң олысы,
Өмет итмим артыгын.