Беренче кар (өченче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Бүген төнлә төште беренче кар —
Ап-ак хисләр туды җанымда.
Ак энҗеләр кебек мин үзем дә
Гүзәлрәк күренәм тагын да.

Беренче кар, беренче кар,
Бәхет алып кил безгә,
Энҗеләр булып сибелеп
Яу әле җиребезгә!

Ак карлар ак бәхет булып төшә,
Каплап китә урам юлларын.
Ак бәхетләр күңелләргә куна
Тибрәндереп күңел кылларын.

Беренче кар, беренче кар,
Бәхет алып кил безгә,
Энҗеләр булып сибелеп
Яу әле җиребезгә!

Тирәк мамыгыдай ап-ак карлар
Бизәп алды тирә-ягымны.
Беренче кар булып килче, бәх(е)тем,
Куандырчы хисле җанымны!

Беренче кар, беренче кар,
Бәхет алып кил безгә,
Энҗеләр булып сибелеп
Яу әле җиребезгә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »