Берлек урамнары

Хәтфә җәйгән кебек урамнарың,
Борма сукмак калды киткәндә.
Уйларымда һәркөн сиңа кайтам,
Балачакка кайтам, үткәнгә.

Берлек урамнары яшел келәм,
Бизәкләрен кемнәр чиккәндер.
Язмыш безне, сагынсыннар диеп,
Сәйлән итеп читкә сипкәндер.

Тупыллар да инде зур үскәннәр,
Картайганнар безне сагынып.
Ә без менә, таралдык та беттек
Кошлар кебек канат кагынып.

Берлек урамнары яшел келәм,
Бизәкләрен кемнәр чиккәндер.
Язмыш безне, сагынсыннар диеп,
Сәйлән итеп читкә сипкәндер.

Уйларымда һәркөн сиңа кайтам
Тыныч кына ачып ишекне.
Ә әнкәем һаман япь-яшь килеш,
Тирбәтә күк минем бишекне.

Берлек урамнары яшел келәм,
Бизәкләрен кемнәр чиккәндер.
Язмыш безне , сагынсыннар диеп,
Сәйлән итеп читкә сипкәндер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар « »