Син көткән яңа ел

Категория: көе сүзләре

Син көткән яңа ел — сизәсеңме?
Шатлыклары мөлдерәмә.
Күк йөзендә болыт түгел,
Безгә дигән бәхет йөзә.

Йолдыз булып, карлар булып,
Безгә дигән бәхет килә.
Шатлык, сөенечләр белән
Яңа еллар гөрләп килә!

Син көткән яңа ел! Йә, каршы ал!
Ак хис булып оча карлар.
Ниләр сөйли ябалак кар:
Бәхетләр күп, бетсен моң-зар!

Йолдыз булып, карлар булып,
Безгә дигән бәхет килә.
Шатлык, сөенечләр белән
Яңа еллар гөрләп килә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »